• 1961 елның августында
  • К.Э.Циолковский кертә.
  • КЕШЕ – ГАЛӘМДӘ.
  • 1961 нче елның 12 нче апрелендә
  • “Корабльнең авырлыгы 4725 кг; - апогейда орбитаның биеклеге 327 км; - Җир тирәли әйләнү периоды 89, 1 мин;
  • Ю.А.Гагарин батырлык, хезмәт сөючәнлек, кешенең бетмәс – төкәнмәс мөмкинлекләре символына әйләнде. Аның исеме тарихка кереп калды. Хыяллар матур булсын.

  • Скачать 75.03 Kb.


    Дата09.05.2017
    Размер75.03 Kb.

    Скачать 75.03 Kb.

    12 апрель – Космонавтика көне



    12 апрель – Космонавтика көне.

    Кеше Галәмдә ( балалар иртәсе).
    Автор: ТР Саба районы Мичән урта мәктәбенең физика укытучысы Сабирзянова Финә Магруфовна.

    А.б. Безнең тагын бер язгы бәйрәмебез бар : 12 апрельдә Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. Быел аеруча истәлекле ел: Космоска менүгә 50 ел тула.

    1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше – очучы – космонавт Юрий Алексеевич Гагарин иде. Ул илебез хөкүмәте тапшырган эшне үтәде.
    3 нче сыйныф укучылары. Җыр “Очучы буласым килә”.


    1. Кеше Галәмдә! Галәмдә кеше!

    2. Тышта яз иде

    Күкләр зәп – зәңгәр.

    Таралды кинәт

    Шатлыклы хәбәр.


    1. Кеше Галәмдә!

    Бу нинди яхшы

    Димәк, ул аның

    Ишеген ачты.


    1. Юрий Гагарин –

    Исеме аның

    Ул хәбәр итә

    Биектән барын.


    1. Таулар, елгалар,

    Шәһәрләр күркәм:

    Дала һәм кырлар

    Ямь – яшел үлән.


    1. Ул, Галәм гизеп,

    Исән – сау төште.

    Ни бар соң җирдә

    Кешедән көчле!

    А.Б. Юрий Алексеевич Гагарин 1934 нче елның 9 мартында Смоленск өлкәсенең Гжатск районында колхозчы семьясында туган. 1941 нче елда урта мәктәпкә укырга керә, ләкин гитлерчылар башлаган сугыш аның укуын бүлә. Сугыш тәмамланганнан соң, Гагарин гаиләсе Гжатск шәһәренә күчә. Анда Юрий урта мәктәптә укуындәвам итә. 1951 елда ул Мәскәү янындагы Люберцы шәһәрендә һөнәр училищесын һәм бер үк вакытта эшче – яшьләр мәктәбен тәмамлый. Саратов шәһәрендәге индустриаль техникумда укыганнан соң, Саратов аэроклубында, Оренбург авиация училищесында белем ала. 1957 елдан совет авиациясендә очучы булып хезмәт итә. 1959 елда Гаәлмгә очарга әзерләнә. 1961 елның 12 апрелендә Ю.А.Гагарин күтәрелә.


    (презентация карау)

    Карлыгачлар җитез оча,.

    Һәм җитез исә җилләр.

    Ә Гагарин абый безнең

    Әйләнде күпме җирләр.

    Җилләрдән дә җитез очып,

    Җиһанны гизеп кайтты.

    Һәм ул бөтен планетадан

    Никадәр дуслар тапты.
    Гагарин ул – галәм пионеры,

    Укучылар белән дус булган.

    Безнең хыял – безнең идеаллар

    Галәмгә дә барып кушылган.

    Гагарин ул – галәм пионеры,

    Безгә үрнәк, иң зур өлге ул.

    Безнең сафта бергә атлап бара

    Һәр тантана, бәйрәм көнне ул.


    Син ул, илем, тормыш җырын

    Җиһанга күчергән ил –

    Йолдызларга юл салучы

    Лачыннар үстергән ил.

    Йөзәр алар чиксез күктә,

    Без үскәч, безнең буын

    Дәвам итәр киләчәктә!

    Галәмдә алар юлын.

    Ю.А.Гагарин Галәмгә юл салганнан соң, космик ачышлар дәвам ителә. 1961 елның августында космоска “Восток- 2 “ кораблендә Титов оча.

    Старт алдыннан Герман Степанович Титов очышны болай сүрәтли. “Старт алдыннан космодромга килгәч, күп этажлы өй биеклегендәге башнялар белән әйләндереп алынган көмеш ракетаны күрәсең. Фантастик күренеш.”



    Физика дәресендә без космонавтлар старт вакытында һәм әйләнеп кайту вакытында перегрузка кичерәләр дип өйрәнәбез. Перегрузка – артык күп эш йөкләнү. Шул халәттә космонавтларның авырлыклары арта.

    Космонавтлар Җир атмосферасына чыгуга перегрузканы яхшы гына кичерәләр, авырлык югалту ( невесомость) башлана. Моны 20 гасыр башында К.Э.Циолковский кертә.

    1962 елның августында Галәмгә Николаев күтәрелә.

    1962 елда “Восток – 3 “ корабленда Л.И.Попов оча.

    1963 елның 16 июлендә космик киңлекләргә дөньяда беренче мәртәбә хатын – кыз очучы – космонавт Валентина Владимировна юл алды.
    Галәмнең чиксез киңлеген

    Кыю ярып үтә кораб.

    Куана бөтен ил бүген

    Акчарлаклы күккә карап.

    Шаулы хәбәр, дөнья гизеп,

    Йөрәктән йөрәккә күчә:

    Космоста Россия кызы

    Валя – Валентина оча.

    Юлы – ерак йолдызларга

    Күп тапкыр барып кайтырлык

    Шундый ул безнең кызларда

    Матурлык белән батырлык.

    Шаулатып бөтен дөньяны

    Илем кызлары данын

    Космоста йөртте Валябыз

    “Восток – 6” корабын.

    Әле җирдә яшәсәк тә,

    Күккә тарта йөрәкләр.

    Гагариннар кебек кыю

    Булу безнең йөрәкләр.

    Ни кушсагыз да үтәрбез,

    Без зурлар хәзер.

    Утырып космик корабларга

    Батырлыклар кабатларга

    Без әзер!

    Зур эшләргә тотынырга

    Чират безгәдер;

    Кирәксә ут – су кичәргә,

    Батырлар булып үсәргә

    Без әзер!


    1960 елның августында Белка һәм Стрелка кушаматлы этләрнең тәүлеклек очышы да әһәмияткә ия. Этләр, очышны уңышлы башкарып, Җиргә әйләнеп кайталар. Хәзер инде космосны яулау фикере тагын да ныклы, күп фактларга таянган, ышанычлы була. Шуңа күрә экспериментлар да арттырыла, физиологик процессларны өйрәнү киңәйтелә.

    Кайбер белгечләр кешенең космоска очуы мөмкин түгел, ул авырлык югалу халәтен кичерә алмас, диләр. Ул гына түгел, авырлык югалу халәтен, төпсез космик киңлекне күреп кешенең психикасы түзә алмас дип фараз кылганнар.

    Ләкин бу карашларны Гагаринның 1961 елдагы очышы кире кага, ул гына да түгел Г.Титовның “Восток – 2” кораблендә очышы, Леоновның “Восход – 2” корабленда ачык космоска чыгуы кешенең галәмдә исән калу мөмкинлегенә генә мисал булып тормады, хәтта аның уңышлы эшләвен һәм яши алуын да исбат итте.

    Барыбер хайваннар өстендә тәҗрибәләр дәвам итә. Ветерок һәм Уголек кушаматлы этләр космоста тору буенча рекорд куялар – алар 22 тәүлек галәмдә булалар. Бары тик шушында гына организмның төрле системаларының функцияләрендә җитди үзгәрешләр күзәтелә. Су һәм тозлар алмашында, мускул, йөрәк – кан тамырлары эшчәнлекләрендә, канның биохимик составында читкә тайпылу күренә, ләкин алар бераз вакыттан Җирдә яңадан үз хәленә кайталар. Бу күзәтүләр буенча космоста тере организмның тору вакытын озынайту өчен органнар эшчәнлегенең физиологиясен өйрәнүне дәвам итәргә һәм тагын да тирәнәйтергә дигән нәтиҗә ясала.

    Җир тарихында яңа эра ачкан герой Ю.А.Гагаринның исеме кешелек җәмгыятенең батырлыклар елъязмасына алтын хәрефләр белән язылган.
    Нәни Юра 1934 елда Смоленск өлкәсенең Клушино авылында крестьян семьясында туган һәм беренче булып Космоска барыр өчен нәкъ вакытында туган булып чыга. Ул бөтен илебез кешеләре арасында иң сәламәт һәм иң нык кешеләрнең берсе була. Чөнки беренче сайлаганда аның сәламәтлеге дә, буе да, авырлыгы да, яше дә - барысы да исәпкә алына.

    Гагарин – очучы – истребитель була. Шулай итеп, Җирнең мәгълүм булмаган галәм ерраклыкларына барган беренче илчесе була.

    Аның беренче космик очышына юл Смоленск өлкәсенең Гжатск районында башлана. Аннан соң Люберцыдагы Һөнәр училищесы. Белгечлеге – бишенче разрядлы форма әзерләп металл коючы. Шул ук вакытта ул эшче яшьләр мәктәбендә, Саратовтагы индустриаль техникумда да укый һәм аэроклубка йөри. Оренбургтагы авиация училищесын тәмамлый. Һәрвакыт отлично гына укып, грамоталар ала. 1957 елда ул очучы – истребитель.

    Гагарин тормышындагы кульминацион момент бөтен кешегә мәгълүм.


    КЕШЕ – ГАЛӘМДӘ.

    Оча Кеше Галәмгә

    Аңа күз дә иярми.

    50 елдан бирле

    Кеше ракета иярли.
    Беренче космонавтыбыз

    Юрий Алексеевич Гагарин.

    1961 нең апрелендә

    Күктә күзәтә барын.
    Юбилеең күркәм булсын,

    Әй, хозур Галәм – космос!

    Күк йөзенә юл ачылды

    Инде кем генә очмас.
    Юрий – галәм пионеры

    Сынатмады корыч аты.

    50 еллык юллар үтте

    Тәҗрибәле, горур даны.
    Барыбыз бергә - бергә

    Өйрәнәбез космонавтиканы.

    Галәм юлларын исәпләргә

    Кушабыз арифметиканы.
    Батырлыклар елъязмасы

    Алтын хәреф белән язылган.

    Безнең өчен Гагарин

    Очучы – истребитель булган.
    Мәгълүматсыз Җир

    Тик әле без берни белмибез.

    Күк уянды, йолдызлар гизде

    Гагарин исеме белән Җиребез.

    Автор: Сабирҗанова Ф.М.



    1961 нче елның 12 нче апрелендә Байконур космодромыннан бортына кеше утырткан №Восток” исемле дөньяда беренче космик корабль беренче космик тизлек белән һавага күтәрелде һәм орбита буенча Җир тирәли оча башлады һәм бу беренче кеше Ю.А.Гагарин иде.
    Барлык радиостанцияләр:

    - “Корабльнең авырлыгы 4725 кг;



    - апогейда орбитаның биеклеге 327 км;

    - Җир тирәли әйләнү периоды 89, 1 мин;

    Космонавт үзен яхшы хис итә. Бик яхшы! Төшү башланды...дип хәбәр иттеләр, гаҗәеп очыш 108 мин дәвам итте! Ә бу минутлар нинди генә иде соң! Һәр минуты өчен гасырлар буенча дәвам иткән көрәш, хезмәт, эзләнүләр.

    Җирдәге меңләгән галимнәрнең тырыш хезмәте. Кешеләрнең келәм – самолет хакындагы хыяллары, Леонардо да Винчиның хезмәтләре, Ньютон белән Эйнштейнның законнары, агалы – энеле Монгольфьеларның Шары һәм Можайский самолеты, Циалковский хезмәтләре, бөтен илебезнең гаҗәеп ракеталар һәм искиткеч корабльләр төзүдәге тырышлыгы – һәм менә табигать серләрен ачуда яңа этап, һәм нинди генә этап әле.

    Ә ул бик күңелле башланып китте. Двигательләрне эшләтергә команда булгач, Гагарин шатланып: “Ярый, кузгалдык!”- дип кычкырды. Ул, мөгаен, катлаулы хәзерлек эшләренең тәмамлануыннан бик канәгать булгандыр. Бик авыр булды бу эш. Центрифугурада, видростендларда, җылылык камераларында, барокамераларда, сурдокамераларда һәм тагын әллә нәрсәләрдә ясалган сынаулар!... Болар арасында 50 тапкыр парашюттан сикерү дә әллә ни түгел.

    Ул бу сынауларның барысын да бик теләп башкара. Читтән Җирнең нинди булуын дөньяда беренче булып күргәч, ул тырышлыкларының бушка китмәвен аңлый. Гагаринның үзенең әйтүенчә, боларның берсен дә сүз белән генә аңлатып булмый. Иң беренче тәэсир: “Нинди матур!”- дигән сүзләрдә чагылды.

    Югарыдан диңгезләр, тау массивлары, елгалар, урманнар, зур шәһәрләр күренә.

    Көндез Җир шары күгелҗем зәңгәр төстәге пәрдә белән каплап алынган сыман күренә, аннары бу полоса акрынлап караңгылана бара, миләшүшә төскә, аннары кара төскә керә. Анда Кояш Җирдәгедән күп мәртәбә яктырак. Космик бушлыкның кара фонында йолдызлар кабарынкы. Кояш чыкканда аның яктысы Җир атмосферасы аша үтә, һәм Җир инде икенче төскә - ачык әфлисун тусеннән күк төскә, зәңгәргә, миләүшә төсенә, аннан соң кара төскә керә. Гомумән искиткеч була.



    Ю.А.Гагарин батырлык, хезмәт сөючәнлек, кешенең бетмәс – төкәнмәс мөмкинлекләре символына әйләнде. Аның исеме тарихка кереп калды.

    Хыяллар матур булсын.

    Балачакта тау башыннан

    Күккә сузып кулларны,

    Күпме тапкыр хыялландым

    Тотарга болытларны.

    Биек баскыч буйлап өскә

    Менеп җиттем дигәндә,

    Югарыдан аска очам...

    Төш өзелә шул мәлдә.

    Яр читендә басып торам

    Әзерләнеп очарга –

    Ике кулны канат итеп,

    Әверелеп кошларга.

    Әкият төсле хыяллар

    Була тик балачакта.

    Чын тормышта могҗизалар

    Күбрәк туа кайчакта.

    Моннан нәкъ 50 ел

    Бөтен дөнья ишеткән:


    • “Восток – 2” корабы бит

    Космоска менеп төшкән!

    Кошлар да күзли алмыйдыр

    Ул кадәр биеклекне.

    Тик бер Ходай гына биргән

    Кешегә бөеклекне!

    Көн тудымы – бер яңалык

    Шаккатмый хәзер күпләр...

    Саклыйк галәм иминлеген!



    Гел зәңгәр булсын күкләр!

    Коьрта
    Контакты

        Главная страница


    12 апрель – Космонавтика көне

    Скачать 75.03 Kb.