Скачать 37.11 Kb.


Дата16.05.2017
Размер37.11 Kb.

Скачать 37.11 Kb.

“Абагасыманнар” бүлеге буенча



“Абагасыманнар” бүлеге буенча

дәрес эшкәртмәсе

Максатлар: 1. Абага үсемлегенең төзелеше, туклануы, үрчүе белән таныштыру;

2. Абага үсемлегенң нинди тирәлектә үсүен Һәм кайларда очравын аңлату;

3. Абага үсемлегенең төзелешен мүк төзелеше белән чагыштырып, охшашлыкларын һәм аерымлыкларын тикшерү;

4. Абага үсемлегенең төзелешенең катлаулырак булуын билгеләп, укучыларда материалистик караш тәрбияләү.


Җиһазлар: бүлмә гөле (нефролепис), гербарий, микропрепарат (споралар белән), лупалар, микроскоп, “ Абаганын төзелеше”, “Күке җитененең төзелеше”, “Сфагнум” таблицалары, “Биология.В.Б.Захаров, Н.И.Сонин ( 7 сыйныф)
Методлар: сөйләү, лаборатор эш, китап белән эшләү, карточкалар, компьютер технологиясе.
Дәрес барышы:

  1. Кереш сүз. Дәреснең темасын әйтеп, дәреснең максаты белән таныштыру.

  • Без сезнең белән үткән дәресләрдә суүсемнәр һәм мүкләрнең төзелеше белән таныштык. Бүген өченче төр үсемлекләр – абагасыманнар белән танышырбыз.

Дәрес проблемасы:

Кайсы катлаулырак төзелешле : мүкме әллә абагамы?



  1. Яңа теманы үзләштерүгә әзерлек (белемнәрне актуальләштерү)

Укытучы: Абагаларның төзелешен өйрәнүгә күчкәнче, безгә мүкләрнең төзелешен кабатлап үтәргә кирәк булыр.

1 сорау : мүкләрнең төзелеше нинди, аларның нинди органнары бар, алар ничек тукланалар?

2 сорау: сфагнумның төзелеше нинди?

3 сорау: мүкләр ничек үрчиләр соң?

4 эш : компьютерда тест сорауларына җавап бирү.

5 эш. Дәреслек белән эш. “Нинди фикерләр дөрес?” – сорауларга җавап бирү.

6. Нәтиҗә ясау, таблицаны тутыру



Үсемлекнең билгеләре

Мүкләрнең төзелеше

Абага үсемлегенң төзелеше

Нәтиҗә

1.органнары

Яфрагы, сабагы

Яфрагы,сабагы, тамыры

Абаганың төзелеше катлау-

лырак: тамыры бар



2.Туклануы

Фотосинтез процессында хасил булган органик матдәләр белән туклана

-“-

Мүкнең һәм абаганың туклану ысулы охшаш

3. Үрчүе

Вегетатив,җенси һәм җенси булмаган юл белән

“ –“

Үрчүләре охшаш


III/. Яңа теманы аңлатуга күчү.

Сорау: Абага турында нәрсәләр беләсез? (Укучы чыгышы)

Укытучы: Хәзер абага үсемлегенең төзелешен өйрәнүгә күчәбез. Мин сезгә абага турында җыр өйрәнергә кушкан идем, шул җырны тыңлыйк әле ( Җыр тыңлана)

Карурманга кердем бары сине эзләп,

Күрсәтер дип юлны абага,

Чәчәгенең сихри яктылыгы сине

Ярдәм итәр диеп табарга.


Абагадан юкка бәхет сорама син,

Нинди генә матур чәчәк атса да.

Син ашыкма мине , мине югалтырга

Юлларыңда өелеп алтын ятса да.

Укытучы: З.Хәйретдинов – җырчы һәм композитор , Рәкыйп Гаффар сүзләренә көй язган. Бу җырда абага чәчәге турында сүз бара. Абаганың төзелешен өйрәнгәннән соң, абага чәчәк атамы әллә юкмы. Шуны белербез.

Дәфтәргә теманы язып куябыз, бүлмә гөле абаганы, шулай ук гербарий һәм таблицаны кулланып , аның төзелешен өйрәнербез. Нәтиҗәләрне дәфтәргә язабыз.



  1. Абага үсемлегенң төзелешен өйрәнү.

Сорау: а) абаганың нинди органнарын күрәсез?

Җавап: яфрак, сабак, тамыр. Яфраклары катлаулы каурыйсыман – вайялар дип атала. Яшь яфраклар әкәм-төкәмне хәтерләтә, алар туфрак өстендә үк бөтерелеп ачыла башлыйлар һәм өченче елны гына ачылып бетәләр, озынлыклары 1 метрга кадәр җитә. Барлык зур яфраклар көз көне корыйлар. Сабак начар үскән. Күбесендә горизонталь урнашкан кыскарган сабак – тамырча хасил итә. Өстәмә тамырлар аның аскы ягыннан үсеш ала.

Таблицага язып куябыз. 1 нәтиҗә. Абагаларның төзелеше мүкләрнекенә караганда катлаулырак.

2 нәтиҗә: абагалар фотосинтез процессында хасил булган матдәләр белән тукланалар.




  1. Абагаларның үрчүен өйрәнү. Лаборатор эш. Микроскоп һәм лупа белән эшләү.

а) гербарийда күрсәтелгән абага яфрагының аскы ягын лупа аша карап, андагы көрән төстәге төерчекләрне өйрәнү:

- Бу нинди төерчекләр икән? ( җавап : аларда споралар өлгерә)

- спораларны микроскоп аша гына күрергә мөмкин (микроскоптан карыйлар)

- Споралар нәрсә өчен кирәк? ( җавап : споралар үрчү өчен кирәк)


Нәтиҗә 3 : димәк , абагасыманнар да мүкләр кебек үк споралар белән үрчиләр икән.

Споралар белән үрчү ысулын дәфтәргә схема рәвешендә ясарга .

(Китаптагы рәсем белән эшләү)


  1. Дәресне йомгаклау.

  • Абага үсемлегенең төзелешен өйрәнеп, нинди нәтиҗә ясыйбыз?

Җавапларны тыңлап, дәфтәрләргә түбәндәге нәтиҗәне язып куябыз : абагасыманнар югары төзелешле споралар белән үрчи торган үсемлекләр.

Тактага беркетелгән чәчәкне алабыз – абага чәчәк атмый, димәк гыйшык тоткан егет сөйгәнен күрергә юкка өметләнә булып чыга.


IY. Өй эше бирү. Абагасыманнар турында дәреслекнең 62-65 нче битләреннән укып, телдән сөйләргә әзерләнергә.

Коьрта
Контакты

    Главная страница


“Абагасыманнар” бүлеге буенча

Скачать 37.11 Kb.