Скачать 27.13 Kb.


Дата22.05.2017
Размер27.13 Kb.

Скачать 27.13 Kb.

Афганистан-төзәлмәс йөрәк ярам. Батыр үлә үлмәс ат алып



Афганистан-төзәлмәс йөрәк ярам.

Батыр үлә үлмәс ат алып,

Батырлыклар белән макталып.

Исемең калсын , үзең үлсәң дә,

Тарихлардан укып ятларлык.

Батырлык сүзе нәрсәне аңлата соң ул? Әйе, бу сыйфатлар кешеләргә элек-электән үк хас. Кешеләр дошманнарына каршы батырларча көрәш алып барган-нар.Курыкмыйча ерак сәфәрләргә чыкканнар. Ә татар теленең аңлатмалы сүзлегендә бу сүзгә менә ничек аңлатма бирелгән икән.

Батырлык-1.Батыр булу сыйфаты, курыкмаучанлык, кыюлык. 2.Батырчылык, тәвәкәллек.

Менә бу сыйфатларга безнең авылдашыбыз Рәдиф абый да хас дияр идем мин.1966 нчы елның ямьле җәй аенда Әмир абый белән Хәтифә апаларның көтеп алган олы уллары дөньяга аваз сала.Соңында сеңлесе, энесе дөньяга килә.

1973 нче елның 1 нче сентяберендә авылыбызның 8 еллык мәктәбенә укырга керә.Рәдиф абый тиктормас, бик шук малай була. Мәктәп урта мәктәпкә әйлә.Рәдиф абый 1983 нче елның маенда 10 классны тәмамлый.Аның яраткан фәне физкультура була.Ул төрле спорт ярышларында, конкурслар да актив катнаша . Туган авылыбызны яртаканга ул мәктәпне тәмамлагач авылда эшләп кала.Ә 1984 нче елның 23 нче октябрендә армия сафларына алына.Рәдиф абый Тажикстанның Куляб өлкәсенең Мәскәү чик саклаучы отрядына алына. Анда 3 ай уку пунктында була.Аннан аларны Афганистанның Тахор провенциясенең Даркат кишлагына алып китәләр. Рәдиф абый укчы(стрелок) була. Яшь егетнең Туган якка чиксез мәхәббәте, әти-әнине , сеңел-энекәшләрне сагыну бик көчле була. Ике арада көчле сагыну хисләрен белдергән хатлар йөри башлый. Хезмәт итүләр дә бик авыр була.”Төрле вакытлар була иде инде “,- ди Рәдиф абый. “Ләкин һәрвакыт уяу, сизгер булырга кирәк ,кайсы вакытта хөҗүм буласын сизми калырга мөмкинсең”,- ди.Солдатлар палаткаларда яшәгәннәр.Бер палаткада 30-40 кеше була.Отрядның җаваплы зоналары: Аханым, Даркат, Яңа кала,Чихнаб, Рустак, Хаун шәһәрләре була.Солдатлар өч монгруппага бүленәләр.Рәдиф абый 1 нче монгруппада хезмәт итә.Бу территориядә 3 ай хезмәт иткәннән соң Дүшәмбе шәһәренә күчереләләр.Анда өч ай ярым хезмәт иткәннән соң, Помир тауларындагы базага күчерелә.Хезмәт итү вакытында алар гади халыкны дошманнардан саклаганнар.

Туган ил каршында булган бурычын Рәдиф абый 1986 нчы елның декаберендә тутырып кайта.Шуннан бар булган тормышын авылга багышлый.Төрле эшләрдә хезмәт куя.Гөрләтеп яңа йорт сала.Яраткан шөгыле дә бар балык тоту.Аңа Туган илебез каршындагыхезмәте өчен грамоталар, өч күкрәк билгесе бирелгән.

Рәдиф абый белән яшь чакларга кайтып солдат йомгагын сүттек.Фото альбомдагы фото сүрәтләр, бик күп язылган хатлар алар барысы да истәлек булып сакланалар.Күрәм аңа бу вакытларны искә төшерү бердә җиңел түгел.Рәдиф абыйга сорау бирәм ”Син бу вакытларны ничек онытмыйсың”, -дим.Ә ул миңа “Алар минем йөрәгемдә саклана”, -дип җавап бирде.

Тормыш дәвам итә, батырлыклар эшләү дә дәвам итә. Һәркем җирдә тыныч-лык, күгебез аяз, йөзебез якты, күңелебез тыныч булуын тели.

Кояш нуры, саф күк йөзе,

Ул бер малайның рәсеме.

Ясаган ул ап-ак биткә,

Һәм язып куйган читкә:

Һәрвакыт булсын кояш,

Һәрвакыт булсын һава,

Һәрвакыт булсын әни,

Һәрвакыт булыйм мин.

Эшне башкарды:

3 нче сыйныф укучысы



Нигъматуллина Айзирә

2013

Коьрта
Контакты

    Главная страница


Афганистан-төзәлмәс йөрәк ярам. Батыр үлә үлмәс ат алып

Скачать 27.13 Kb.