• Йолдызлар эз калдыра”
  • Гыйлемдар Рамазанов рухы сөйли
  • Каты хөкем чыгармагыз....”

  • Скачать 152.91 Kb.


    Дата13.11.2017
    Размер152.91 Kb.

    Скачать 152.91 Kb.

    Гомерем бушка үтте, димәм, Миннән Яхшылыклар гына калсалар, Кешеләргә кирәк кеше иде, Диеп бер чак искә алсалар. “Йолдызлар эз калдыра”



    Муниципаль автономлы мўдўният учреждениесы

    «Чакмагыш їзўк билўмў-ара китапханўсе»

    Сыйрышбаш авылы китапханўсе

    Гилемдар Рамазановның портреты куела. Портрет астына туган, үлгән еллары языла, ул чәчәкләр белән бизәлә.

    Янында өземтә:

    Гомерем бушка үтте, димәм,

    Миннән

    Яхшылыклар гына калсалар,



    Кешеләргә кирәк кеше иде,

    Диеп бер чак искә алсалар.


    Йолдызлар эз калдыра” дигән темага китап күргәзмәсе эшләп куела.

    Кичә барышындаШигърияттә талпынган йөрәк” дигән темага презентация күрсәтелә.


    Кичә “Имәннәр шаулый” (Гилемдар Рамазанов сүзләре, Талгать Шарипов көе) җыры белән башланып китә.
    Алып баручы Бу гомернең һәр мизгеле кыйммәт:

    Кар төшәме, яңгыр явамы.

    Бездән соң да җиргә язлар килер,

    Гомерләрнең кала дәвамы”

    (Ф.Чанышева)
    Чакмагыш яклары игене, нефте белән генә түгел, әдипләре, сәнгать дөньясындагы талантлары белән дә билгеле. Сокландыргыч шагыйрь Малих Харис, күңелләрдә уелып калган җырчы Илфак Смаков, язучылар Әкрәм Вәли, Вазих Исхаков, Мансаф Гыйләҗев һәм башкалар йолдызлыгында Гыйлемдар Рамазановның таланты үзенә генә хас бизәкләр белән балкый. Чакмагыш районының Иске Балак авылында туып үскән бу күренекле шәхеснең Башкортостан тарихында үз урыны бар. Бөек Ватан сугышының утлы кырларыннан йөздән ни бары өчесе генә урап кайта алган буын вәкиле, күренекле шагыйрь, галим, Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясы лауреаты, Башкортстанның атказанган фән эшмәкәре Гыйлемдәр Җиһандар улы Рамазановка 2013 елның 16 июнендә 90 яшь тулган булыр иде. Кызганычка каршы, аның арабыздан китүенә дә ике дистә вакыт үтте инде. Чагыштырмача кыска вакыт арасында байтак эшләр башкарырга өлгерде ул: шигъри җыентыклар, әдәбият өлкәсендә гыйльми хезмәтләр, очерклар, юльязмалары – барсы иллеләп китап авторы иде.

    Гыйлемдар Җиһандар улы Рамазанов 1923 елның 16 июнендә Чакмагыш районының Иске Балак авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган.


    Гыйлемдар Рамазанов рухы сөйли: (алып баручы егет текстны сәхнә артында укый.) Минем туган авылымның исеме бик сәер- Иске Балак. Бу исем бәләкәй генә Балак елгасыннан алынган. Безнең авыл тоташ даладан торган Чакмагыш төбәгенең төньяк – көнбатыш чигендә урнашкан. Без үскәндә, авылыбыз уртача зурлыкта булып, йөз илле чамасы йорттан тора иде
    Алып баручы: Туган авылында башлангыч мәктәпне, 1938 елда күрше Тайняш авылындагы җидееллык мәктәпне тәмамлагач, ул Уфа педагогия училищесына укырга керә. 1939-1941 елларда Дәүләкән башкорт педагогия училищесында укый.

    Гыйлемдар Рамазановның беренче шигырьләре матбугатта 1939 елда әдәби альманах һәм “Яшь төзүче” газетасы битләрендә күренгәли башлый. Яшь шагыйрьнең иҗаты үсә баруы һәм актив әдәби эшмәкәрлеге Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Хәзер шул елларда язылган шигырен Гареева Айсылу укып китәр:


    Ватан чакыра

    Яңгырап, бу оран омтыла

    Дөньяның бар хезмәт халкына;

    Хаклык, намус өчен көрәшкә

    Чакыра илебез, чакыра.

    Бу маяк юлларны яктырта

    Бу яшен дошманга атыла.

    Бу шулай яшәргә, җиңәргә

    Чакыра илебез чакыра.

    Атам- анам минем Башкортстан!

    Син дә бастың көрәш сафына,

    Бөтен гәүдәң белән күтәрел син,

    Тыңла, җирем, Ватан чакыра!
    Алып баручы: Әйтергә кирәк: сугыш еллары Рамазанов өчен эзсез үтми. Батырлыклар һәм фидакарьлек заманы аның яңа борынлый башлаган иҗатларына этәргеч бирә. Сугыш елларында Гыйлемдар Рамазанов фронт матбугатында һәм тылдагы газеталарга языша. Бу елларда ул бик күп лирик шигырьләр белән бергә, “Зоя” (1943), “Украина турында җыр” дигән поэмаларын яза. Аерым шигырьләре газеталарда, бигрәктә 1 нче Украина фронтында татар телендә чыккан “Ватан намусы өчен ” дигән газетада, басылып тора. 1941 елның азагында Кызыл Армия сафына алына. Башта Уфадагы хәрби пехота училищесында, ә 1942 елның мартыннан Уфадагы 30 чы укчы полкта курсант була.

    1942 елның маеннан фронтка китә. Калинин фронтында, Великие Луки һәм Белый калалары янындагы сугышларда катнаша.

    1943 елның июлендә Курск дугасында оборона сугышларында була.
    Шушы сугышны чагылдырып язган “Алгы чиктә төн” шигырен Хазиева Гульнур укып ишеттерер:

    Алгы чиктә төн

    Моннан өч ел элек кем уйлаган,

    Ябай бер картина шикелле,

    Шигырь юлларына салырмын дип

    Курск даласында бу төнне.

    Күптән батты инде алсу кояш,

    Күктә күптән яна йолдызлар.

    Бераз тыныч алгы кырыйда да ...

    Ирексездән күзләр йомыла.

    Ләкин йокламыйбыз. Чокыр буйлап

    Разведчиклар шуып киттеләр.

    Туплар сирәк тамак кырып куя,

    “Максимнарның” сүзе ишетелә.

    Күккә тынычлык юк бу төндә дә-

    Самолетлар фонарь элгәннәр,

    Көндезгедәй якты алгы чиктә-

    Шәмнәр булып яна пулялар.

    Кызыл, яшел, ап-ак ракеталар

    Тагы сүнә, тагы кабына,

    Салам түбәләрдә ялкын кайный,

    Тирә-якта яна авыллар.

    Солдат уйлый һәм сискәнеп китә:

    Төн дә тынмый “сугыш алласы”,

    Чөнки: җиңү көтә, яшәү көтә

    Күпне күргән Курск даласы.
    Алып баручы: 1943-1944 елларда Украинаны азат итү сугышларында катнаша, 1945 елда Польша, Германия, Австрия җирләре аша яу белән уза. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен II дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.
    Гыйлемдар Рамазанов рухы сөйли: (алып баручы егет текстны сәхнә артында укый.):

    Мин үскән өйдән ике генә өй аша Газим абыйның улы Вахит үсте. Ул миннән бер генә яшькә өлкән иде. Бала чагында Вахитның ындыр артында я елга буенда бозаулар көткәнен, кичләрен ягымлы тавыш белән җырлауын бөтен авыл хәтерли. Ә инде 1944 елның язында Көнбатыш Украинада “Красная Звезда” газетасында басылган Советлар Союзы Геройлары исемлегндә авылдашым, күршем Галимов Вахит Газим улының да булуын күргәч, куандым да, улмы икән, дип бер аз шикләндем дә. Әйе, сугыш батыры бала чак дусым иде!


    Алып баручы: Гыйлемдар Рамазанов 1945 елның җәендә армиядан демобилизацияләнә, шул елның көзендә Башкорт педагогия институтының тел һәм әдәбият факультетына укырга керә. Институтны тәмамлагач, 1949-1950 елларда Бөре каласындагы укытучылар институтында һәм педагогия училищесында башкорт теле һәм әдәбияты укыта.

    Гыйлемдар Рамазанов 1950-1953 елларда М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының филология факультеты каршындагы аспирантурада укый. 1953 елда “Башкорт поэзиясендә совет кешесе образы” дигән темага кандидатлык диссертациясен яклый. 1955-1958 елларда Гыйлемдар Рамазанов “Совет Башкортстаны” гәзите мөхәррире булып эшли. Калган бөтен гомере СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы Тарих, тел һәм әдәбият институтында өлкән гыйльми сотрудник. Гыйлемдар Рамазанов 1966 елда Мәҗит Гафури иҗаты турында докторлык диссертациясен яклады. Гыйлемдар Рамазанов үзенең гыйльми, әдәби һәм журналистик эшчәнлеген җәмәгать һәм дәүләт эше белән бәйләп алып барды. Ул СССР Югары Советы депутаты, байтак еллар дәвамында Башкортстан Журналистлар берлеге рәисе, Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе, “Уральский следопыт”, “Агыйдел” журналлары мөхәррияте әгъзасы булды. Әдәбият өлкәсендә күрсәткән хезмәтләре һәм җәмәгать эшчәнлеге өчен Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почет Билгесе” орденнары белән бүләкләнде, Салават Юлаев исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды.


    Гыйлемдар Рамазанов рухы сөйли: (алып баручы егет текстны сәхнә артында укый.)

    Безнең авыл башкорт әдәбиятына да, татар поэзиясенә дә бер ничә әдип һәм шагыйрь бирде. Каләмдәшебез Вәзих Исхаков туган Чакмагыш якларының легендар каһарманы Әхтәм Бәхтизин, генерал Якуп Чанышев, революционер Петр Зенцов, Хөсәйен Мәүлетов, Мулланур Вахитов образларын үз әсәрләрендә тудырды. Гомеренең байтак өлешен Казанда үткәрсә дә Яңа Дөмәй авылыннан чыккан талантлы шагыйрь Галимҗан Латыйп туган ягын сагынып яшәде. Чакмагыш, Дөмәй далаларын, тугайларын данлап җырлады. Әхмәт авылында туып үскән, Бөек Ватан сугышы ветераны подполковник, шагыйрь Нур Гайсин татар балалар әдәбияты өлкәсендә эшли.


    Алып баручы: Гыйлемдар Рамазановның сугыштан соң язылган күпчелек шигырь һәм поэмалары үз буыны - яшьтәшләре образын сурәтләүгә арналганнар. Бу яктан аеруча “Идел буендагы калада” һәм “Яшьлек таңнары ” дигән поэмалары аерылып тора. Автор бу әсәрләрендә яшьләрнең сугыштан соң тыныч төзелеш шартларындагы тормыш юлларын, бай хыялларын һәм хезмәттәге казанышларын җырлый.
    Яшьтәшләренә арналган Безнең буын китабына багышлау ” шигырен Мусин Ильяс укып китәр.
    Безнең буын” китабына багышлау

    Су аккандай, көннәр үтә бирә

    Шулай калган борын- борыннан,

    Иске буыннарга алмаш килә,

    Күтәрелгән яңа буыннар.

    Кемгә арнарга соң ташып чыккан

    Тәүге талпынуын җырымның?

    Бик җырлыйсы килә, якын дуслар,

    Үсеп килгән безнең буынны!

    Әйтелмәгән әле бөеклеге

    Яшьтәшләрем баскан адымның,

    Бик-бик бурычлы шул шигырь теле

    Безнең данлы буын алдында

    Яңгырасын әйдә һәр бер сүздә

    Тойгылары безнең буынның,

    Яшьтәшләрем бүләк булсын сезгә

    Талпынуы яшьлек җырымның
    Алып баручы: Кешенең шагыйрьлеге, ана сөте белән канына һәм аңына кергән туган тел һәм моңнардан, туып үскән якларныңның балачактан ук күңелеңә сеңә барган ямьнәреннән башланадыр. Табигатьнең күзгә бәрелеп бармас матурлыгын күрер өчен күңел күзе кирәк. Базы буе тугайлыкларының гөл-чәчәкләре, җимеш-җиләкләре, тирәкләре, Балак, Чишмә сулары бар яме-тәме белән Гыйлемдарга, шигъри күңелле кешегә дәрт дәрман бирми калмагандыр, могаен. Ә азак шагыйрьнең ут-яулар кичеп, сәфәр йөреп чит җирләрне җирсенмәве, чит илләрне илсенмәве, үзе барып татыган зәм-зәм суына караганда туган ягы чишмәләренең саф суын татлырак тоюы аның патриотик тойгыларын, эстетик тәм-зәвыкларын ныгырак сугаргандыр. Кошлар очып җитмәс илләрдә йөргәндә дә шагыйрьнең күңел кошы гел туган ягында.
    Туган якка арналган “Туган якта” шигырен Хузина Лилиана укып үтәр.

    Туган якта.

    Бар ярсып куанган чагым,

    Бик сагынган чакларым бар.

    Шул чак кайтам Чакмагышка-

    Туып- үскән якларыма.

    Юк тавы, калын урманы,

    Кола ялан дала ягы,

    Тик ул бизәксез дә матур,

    Гүя минем егет чагым.

    Бар үзенчә бизәкләре:

    Базы буе тирәкләре,

    Татлы сулы коелары,

    Баллы алсу җиләкләре.

    Бар күз җитмәс киң кырлары,

    Гөлгә чумган болыннары,

    Без кочакларга кыймаган

    Назлы, тыйнак сылулары.

    Якты монда күк гөмбәзе,

    Йолдызлары шундый эре,

    Чакмагыш иң саф йөрәкле,

    Иң эшчән кешеләр җире.

    Һәркеме үз урынында:

    Кечесе-кече, олысы - олы,

    Мин монда бары Гилемдар-

    Җиһандарның өлкән улы.

    Азҗырладым туган якны-

    Хакы да бар шелтәләргә,

    Кайчак бөртек азрак була

    Минем шигъри көлтәләрдә.

    Бурычым зур сезнең алда:

    Үпкәгезне кабул итәм:

    Кош җитмәс җиргә китсәм дә,

    Күңел кошым шушы якта,

    Чит утларны җырласам да,

    Гел җырлыйм мин сезнең хакта.

    Сездән әйбәт хәбәр килсә,

    Шундук бирәм сөенчесен,

    Иң зур бәхет миңа җирдә-

    Булу Чакмагыш илчесе!
    Алып баручы: Гыйлемдар Рамазанов характерының иң күркәм сыйфаты- изге күңеллелек, игелеклелек. Шунда ул үзенең бәхетен, рухи кәнәгатьлеген таба. Гыйлемдар Рамазанов – кешегә һәр чак ярдәмчел, киң күңелле, юмарт, хәтта кайсы чакта йомшак күңелле кеше була. Аның табигатендә: кешегә -шәфкать, олыга хөрмәт. Шагыйрьнең шундый сыйфаты шигырьләренә дә күчә. Гыйлемдар Рамазанов кешеләрне яхшы хәбәр белән сөендерергә ярата иде. Ул булган урында - ул эштәме, җыелыштамы, табындамы, үзара аралашудамы - гел ихласлык, эчкерсезлек. Рамазановның бу күркәм сыйфатлары кайдан килә, табигатеннәнме? Аның “Хәтер төпкеленнән ” дигән хәтирәләрен укыгач аңлыйсың: әти-әнисенең йомшак күңелле, игелекле кешеләр булуыннан килгән икән. Ул бер кешегә дә йөзен ертып каты сүз әйтми, кеше күңелен кырмый, җан яралары салмый. Шул сыйфаты турында язылган шигырен Камалова Гульнур укып китәр.
    Кешеләр өчен

    Тынгы белми минем өй ишегем,

    Еш шакыйлар аны кешеләр,

    Килә сабакташлар, авылдашлар,

    Дуслар килә, керә күршеләр.

    Килүче бар ерак калалардан,

    Читләп үтми якын туганнар,

    Килә бер дә таныш булмаганнар,

    Аз-маз гына таныш булганнар.

    Кемдер әйтте:

    Артык йөдәтәләр,

    Өзелмиләр иртән, кичен дә,

    Кешеләр өчен генә яшәп булмый,

    Яшәү кирәк үзең өчен дә.

    Юк, юк! Әйдә шулай күберәк борчысыннар,

    Әйдә, гомерем, шулай үт инде,

    Бу дөньяда кешеләр өчен яшәү,

    Үзең өчен яшәү бит инде.



    Алып баручы: Күңел йомшаклыгы Рамазановның, бәлки бер “бәласе” дә булгандыр. Йомшак күңелле, ләкин икейөзлелеккә, явызлыкка, тәрбиясезлеккә каршы көрәшкә әзер була. Яшьрәк чакта аңа артык ышанучанлык, кешене һәр яклап аклау һәм гафу итү хас булса, тормыш тәҗрибәсе арткан саен, табышлар һәм югалтулар, уңыш һәм кимчелекләр, ышанычлы дип исәпләгән дусларының хыянәте аны бу сәләтеннән коткара. Түбәндәге шигырь юллары шуны исбатлый.

    ...Күзем ачылды минем:

    Якын иткән

    Байтак “дуслар” мине ташлады.

    Кайсы берәүләргә охшамавым

    Үземә дә охшый башлады...


    Алып баручы: Кырыс заманда, төрле кешеләр, каты бәгырьлеләр арасында йомшак күңел белән яшәп карачы!

    Хәзер аның шул турыда язган “Каты хөкем чыгармагыз....” исемле шигырен Гареева Энҗе укуында тыңлап китик.

    Каты хөкем чыгармагыз....”

    Гомерем буе күңелем йомшак булды-

    Кешеләргә иттем якшылык.

    Уйламадым һич тә: изге эшләр

    Берчак китерер дип каршылык.

    Дөнья – гөл бакчасы,

    Кешеләре

    Изге затлар гына тоелды,

    Дусларымның кәефен төшерүдән,

    Авыр сүз әйтүдән тыелдым.

    Уйладым мин:

    “кеше гомерендә

    Болай да хафа җитәрлек

    Әйтсәм иде күберәк ихлас сүзләр-

    Җан җылытыр, ярдәм итәрлек”.

    Хурладылар кенә кумадым мин.

    Алдадылар – ачу тотмдым,

    Тешне кысып түздем, белдермәдем-

    Күпме ялкын, агу йотмадым.

    Бересенә төсем охшамады,

    Бересенә эшем, кылыгым.

    Ә кемнеңдер эчен пошыра, бугай,

    Яманлыктан ерак булуым.

    Еллар үткәч яхшы- яманга да,

    Ак-карага күзем ачылды:

    “Гафу итмәм! Үч алырмын!”- дидем,

    Ләкин

    Акыл белән бастым ачуны.



    Үпкә сакламадым кешеләргә,

    Кырсалар да шактый кәефне;

    Яман затны читтән эзләмәдем,

    Шуны белдем- үзем гаепле.

    Инде ничә кабат ант иткән бар:

    “Үч алырмын! Усал булырмын!”

    Баксаң, һаман да мин “ләм-мим” өнсез,

    Дошманымның авыз ерулы.

    Уйлыйм мин:

    Бәлки, егетлектер

    Яманлыкка өнсез калуым.

    Түбән җандай түбәнлеккә төшми,

    Үз-үземне тыя ауым.

    Артык каты хөкем чыгармагыз-

    Шундый инде минем характер,

    Таш бәгырьле кырыс заманнарда

    Йомшак күңелләр дә кирәктер.
    Алып баручы: Мәхәббәт.. бер генә җан иясен дә урап үтмәс нинди илаһи көч аңарда?! Дөньялар гиздергән, тау-ташлар күчерткән, күкләргә мендергән, исерткән, тилмерткән... Күпме шигырь язылган, никадәр җыр багышланган аңа. Ә мәхәббәт темасы һаман яшь, һаман ачылып бетмәгән сер аңарда. Билгеле шагыйрьләребез, матур-матур җырлар авторлары Фәния Чанышева белән Гыйлемдар Рамазанов мәхәббәтен генә алыйк. Аларның бер-берсен яратыша башлавы да кызыклы була. Егет белән кыз бергә укыйлар. Тик кичке уеннарда Гыйлемдар абый янында икенче кыз бөтерелә, ә Фәния апаны башка егет озата. Гыйлемдар абый белән йөргән кызы арасында үпкәләшүләр булганда Фәния апа аларны дуслаштыра торган була хәтта. Әле берсен, әле икенчесен юатып, үгетләп йөргән шулай Фәния апа. Шулай айлар, еллар үткән. Көннәрдән беркөнне Гыйлемдар абый Фәния апа торган тулай торакка килә дә : “Мин, Фәния, синең белән көндә очрашу, аралашу ихтыяҗын тоям”, -ди. Менә шуннан башлана аларның мәхәббәте. Фәния апа бу хакта бик сабыр һәм тыйнак сөйли. “Ялкынлы утлы-давыллы булмады ул, тик бик тирән һәм искиткеч ихлас булды ”,- ди шагыйрә. Чын мәхәббәт, саф сөю, керсез хисләр шундый булырга тиештер дә. Бу хакта Гыйлемдар абыйның дистәләгән шигырен укып белеп була. Аларда Фәния апага карата шундый тирән мәхәббәт, ихтирам һәм рәхмәт чагыла. Сөю белән сөенечнең оясы- Гилемдар абый Рамазанов белән Фәния апа Чанышеваның бәхетле гаиләсендә, үзләренең пар килүендә. Күпләргә үрнәк булып тордылар.
    Бүген Гыйлемдар Рамазановның сөеклесе Фәния Чанышевага багышланган шигыренең берсен Камалова Гульнур укып үтәр.

    Тәүге тапкыр очрашканда

    Елмаюың синең,

    Очкын тулы карашларың

    Гел исемдә минем.

    Чын ихлас хафаларың,

    Шатлыкларың синең,

    Бер гонаһсыз хаталарың

    Йөрәгемдә минем.

    Тәү күргәндә син гөлләргә

    Тиң бер сылу идең,

    Әле дә син әвәлгечә

    Күңелемдә минем.

    Бәхетле мин- юлдашымың

    Елларыңның синең,

    Гомеремнең кояшы син,



    Мәхәббәтем минем.
    Алып баручы: Кичәбезне Гыйлемдар Рамазанов сүзләре белән тәмамлыйсы килә “Якты йолдыз... Ул аяз күкне бизәп балкып яна. Бөтен тәбигать, бигрәк тә кешеләр аңа соклана. Ә кем белә, бу йолдызның гомере күпме – кыскамы, озынмы? Без аның балкып януын да еш кына күктә якты эз калдырып сүнүен дә күргәнебез бар. Кайсы бер кешеләр дә якты йолдызга охшап, үтә чагу балкыйлар да, кинәт сүнеп, мәңгелеккә китәләр. Тик бу кешеләрдән дә сүнмәс эз кала. Чын шагыйрьләр язмышы да шулай... “

    Кулланылган әдәбият:


    1. Ахунов Г. Игелекле кеше турында монолог.- //Тулпар,1998, №2.- 22-26 битләр.

    2. Габидуллина Ф. Иреннәрем кибеп ярылганда Шифалы су булдың, мәхәббәт.- // Кызыл таң,

    3. Гайнуллин М.Ф., Хөсәенов Г.Б. Совет Башкортстаны язучылары. Библиографик белешмә. –Уфа: Башкортстан китап нәшр., 1988.- 282-285 битләр.

    4. Рамазанов Г. Сайланма әсәрләр. Ике томда. 1-том. Шигырьләр.- Уфа: Башкортстан китап нәшр., 1972.

    5. Рамазанов Г. Алтмыш адым: шигырьлар, поэмалар.- Уфа: Башкортстан китап нәшр., 1983

    6. Рамазанов Г. Тере хәтер.-Уфа: Китап, 1998

    7. Рамазанов Г. Яуларда чыныккан мәхәббәт.- Уфа: Китап, 1998

    8. Рамазанов Г. Яшьлектә кунакта: Шигырьләр һәм поэма.- Казан: Татарстан китап нәшр., 1983.

    9. Рамазанов Г. Яшьлек юллары.- Уфа: Башкортстан китап издательствосы, 1958

    10. Таһирова Ә. Йолдызлы аклан моңы.- Уфа: Китап, 2007.- 180-184 битләр.

    11. Хөсәенов Г Әсәрләр.Өч томда. 3нче том. Язмышыма язганы.- Уфа: Китап, 2001.- 448-455 битләр.

    12. Хөсәенов Г Шагыйрьләр. Әдәби портретлар.- Уфа: Башкортстан китап нәшр., 1981.- 115-122 битләр.

    13. Язылмаган китап.- Уфа: Китап,1998.- 4-255 битләр.

    Коьрта
    Контакты

        Главная страница


    Гомерем бушка үтте, димәм, Миннән Яхшылыклар гына калсалар, Кешеләргә кирәк кеше иде, Диеп бер чак искә алсалар. “Йолдызлар эз калдыра”

    Скачать 152.91 Kb.