Скачать 61.73 Kb.


Дата04.03.2018
Размер61.73 Kb.

Скачать 61.73 Kb.

Хөрмәтле авылдашлар!



Хөрмәтле авылдашлар!

Менә бер ел узып, без тагын һәр елда үткәрелүче – халык белән очрашуга җыелдык.

Бүген без 2016 елда эшләнелгән эшләр турында, нинди эшләргә акча җитеп бетмәгән, кайсылары үзебезнең ялкаулык аркасында эшләнелмәгән, инде менә килеп җитеп, җирдә хакимлек иткән 2017 елга планнар турында сөйләшербез, бирелгән сорауларга җаваплар бирергә тырышырбыз.

Авылда бүгенгесе көндә 158 йорт санала.Шуларның 41 йортта 1 пенсионер, ә 42 йортта 2 пенсионер яшиләр. Бу саннар чынлабрак уйласаң уйланырлык саннар.

Авылда прописка белән яшәүчеләр 490 кеше, шуның 131 кеше пропискада торып, авылда яшәмиләр. Барлыгы авылда яшәүчеләр саны 359 кешене тәшкил итә.

Авылда туучылар саны 2 кеше, ә үлүчеләр саны 9 кеше.

Акбүре авылы җирлеге яшәү дәрәҗәсе буенча районда алдынгы урыннарда. Бу мәгълүмат башлыча безнең тарафтан ясалган анализ тарафыннан ачыкланды. Соңгы ике елда халык үз йортларын төзеклндерү, каралты-кураларны яңартуга 18 миллионнан артык акча тоткан.

Җиңел автомобиль саны 77 данә, тракторлар саны 31. Болар барысы да халыкның яшәү дәрәҗәсенең түбән түгеллеген күрсәтә.

Терлек саны буенча авыл җирлеген тиешле дәрәҗәдә диеп атап булмас иде. Барлык мөгезле эре терлек буенча хәлләр әйбәт булса -267, ә сыерлар саны елдан- ел кими. Сыерлар саны кимү белән бергә кәҗәләр саны арта, 27 баш (5 ел элек 7 баш иде). Кош-корт саны 2016 елда бик күпкә артты, җәй айларында 4160 ка хатле күтәрелде.Моңа бирелгән субсидияләр этәргеч булгандыр. Кош-корт күпләп асраучылар авылда Сания апа Замилова, (100 баш каз) ул үстергән казларны Казан ярминәләрендә дә сатып үз бюджетына керем кертте. Шулай ук Валиуллина Фәридә, Насырова Рәмзия, Насырова Рушания, Мусина Минсылу апалар да кош-корт асрауда үз өлешләрен керттеләр.

Авылда ФАП, мәдәният йорты, мәктәп, библиотека, почта үз хезмәтләрен халыкка күрсәтәләр. Күрсәткән хезмәтләре билгеле дәрәҗәдә түгел, сораулар, ризасызлыклар бар икән, бүген тыңларбыз.

Шушы кыскача танышудан соң мин үткән елгы җыенда бирелгән сорауларга тукталып китәсем килә.

Рамазанов Рифкат: Биек агачларны кисәргә булышу турында сорау биргән иде. Биек агачларның бер өлеше үз көчебез белән киселде. Ул эшләр шулай дәвам итәчәк.

Мотыгуллин Минзакир: Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә санаторийларга ял итү өчен бушлай юллама бирелү, бирелмәве турында иде. Минзакир абыйга язма рәвештә җавап бирелде. Ул сораган сорауга авыл җирлеге генә бирә алмый иде.

Шайхутдинова Флера: З баш сыеры булганнарга сөт саву аппараты бирү турында сораган иде. Флера апа район программасы буенча сөт саву аппаратын алды, ул канәгатьтер диеп уйлыйм.

Башка сораулар яңгырамаган иде.

Хәзер 2016 елда уздырылган чаралар, авыл җирлеге алган йөкләмәләр турында сөйләшүгә күчәбез.

2016 елның, сентябрь аенда бердәм сайлаулар көне (18 сентябрь)иде. Авылдашларга, шул исәптән быелгы Дәүләт думасы сайлауларында актив катнашканнары өчен олы рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Сайлаулар бик актив һәм тыныч үтте. Шуның өстенә ел башында 15 март (2016 нчы ел) өчен һәм 11 декабрьдә (2017 ел) өчен үзара салым җыю өчен референдумнар булып үтте.

Авыл җирлегенең эшчәнлеген билгеләү, һәрбер авыл җирлеге кабул иткән юл картасы буенча билгеләнә. Юл картасына күз салсак без алдагыларны күрәбез:

Налоглар -111%, җир налогы – 137 %, милек налогы- 111%, үзара салым- 100%, нотариаль хезмәт күрсәтүдән җыелган налог-107 %, арендадан кергән налог- 131 % ка үтәлделәр.

КРС буенча планны үти алмадык – 97 % кына булды, сыерлар – 71 %, сарыклар -109 ка, атлар – 100 % ка үтәлде. Ясалма орлыкландыру буенча авыл җирлеге планны бердә үти алмады, ЛПХ кредиты алу буенча 133 % үтәдек. Гаилә фермалары булдыру буенча планны бердә үти алмадык, эш урыннары булдыру буенча план үтлмәде.Предпринимателлек буенча бер кеше теркәлде, план 1 гә бирелгән иде, 1 ачылды.

Урам юллары ремонтлау буенча К.Маркс урамында 1200 метр (ЩПС) бу прграмма буенча ремонтланды. Суүткәргечләргә ремонтның кирәге чыкмады, бездә суүткәргечләр яңа.Күлләр ремонтлау буенча “Аккош” күлендә ремонт эшләре алып барылды. Мәчетләрдә ремонт эшләре ел саен халыктан кергән һәм спонсорлар ярдәме белән эшләнелеп тора. Ике мәчетнең дә ишек аллары төзекләндерелде, брусчаткалар җәелгән, бик матур итеп чәчәкләр үстерәләр. “Нургаяз” мәчетендә җылыту линиясе яңа баштан кертелде, ике мәчеттә дә сулар кертелгән.

Йорт салу буенча 2016 нчы елда бер йорт салынды, 121,5 кв.метрда. план үтәлде.Суга акча җыю 100 % үтәлеп бара. Түләмәүчеләр юк.

Юллар чистарту вакытында эшләнелеп бара. Үзара салым җыйган акчага 149 метр (щпс) җәелде.

Юл картасы буенча эш күрсәткечләре менә шундый. Каядыр әйбәт, каядыр бөтенләй юк. Мондагы эшләр халык ярдәме белән эшләнелә, ләкин авылда гаилә фермалары, төрле дәрәҗәдеге ИП ачарга теләк белдерүче яшьләр юк, ә көчләп таккан эш ул нәтиҗә бирер диеп уйлап булмый.

Юл картасына кертелмәгән башка чаралар авыл җирлегендә алып барылды.

Югары очта “Аккош” күле Татмилиорациянең Норлат бүлекчәсе тарафыннан бик әйбәтләп ремонтланылды. Егетләр тырышып эшләрен башкардылар. Шулай ук күл ремонтлауда, буяу эшләрендә ярдәм күрсәткән Зариповлар Ришат, Гөлназ, Мотыгуллиннар Сагит, Резидәләргә олы рәхмәт әйтәсе килә. Буяу эшләрендә мәктәп, авыл җирлеге, гомүмән барлык ярдәмчеләргә зур рәхмәт.

Акбүре авыл музеенда эшләр 2016 елда да дәвам итте. Бу елда музей тулы күләмендә эшли башлады.

Музей җитәкчесе Вәсил Вәлиуллин үз эшен тырышып башкара. Бүген дә ул безгә кечкенә генә күргәзмә әзерләгән.

Мәдәният йорты янында ташландык җир участогында бик матур парк хасил булды. Аңа “Яшьлек” исеме бирелде. Парк Әнвәр абыйның спонсырлык ярдәме белән эшләнелде. Бюджет хезмәткәрләре тарафыннан парк тирәсенә агачлар утыртылды.

Олыларга да авылда хөрмәт сүрелми. Аларга карата чаралар үткәрелеп, бүләк-пакетлар, чәй табыннары әзерләнде. Төрле спорт чаралары үткәрелде.

Авыл җирлегендә үстерелгән продукция Казан шәһәрендә һәм район ярминкәләрендә сатылды. Ярминкәләр чәй табыннары белән әзерләнелде. Район үзәгендәге базар мәйданчыгында Акбүре авылыннан ит, сөт, бал продуктлары сатучылар һәр атна саен булып тора.

Алда әйтеп киткән үзара салым һәм спонсорлык акчалары белән бергә республика программасы да авыл җирлегендә үзенә урын алды. 1200 метр юл Карл Маркс урамына щебень салынды. Монда зур рәхмәт район җитәкчелегенә дә әйтәсе килә.

Барлык эшләнгән, эшләнәсе эшләр үзара киңәшү, очрашу, сөйләшү нигезендә башкарыла.

2017 елга да планнар бик зурдан. Әгәр башкарып чыгып булса.

Үзара салым планын сез күреп киттегез инде. Комсомол урамына юл буадан тотынып башкарырга планлаштырыла.

Урамнарны кардан чистарту үз көчендә кала.

Шулай ук Әнвәр абый инициативасы белән, авылны бүлеп агучы елганы чистарту эшләрен башларга планлаштырыла. Бу бигрәк тә Комсомол һәм Совет урамында яшәүчеләргә кагыла. Елга буендагы иске мунча, келәт кебек төзелеш объктларын сүтеп алу сезнең өскә йөкләнелә. Эшләр башлангач барыгызны да шуңа чакырам һәм тәлап итәм.

Бу авылда эшләнгән зур эшләрнең берсе. Шулай ук музейны тулыландыру эшләре дә дәвам итәчәк һәм башка күп чаралар алып барылыр, сезнең ярдәм белән.

Соңгы ике елда урамда терлек йөртү кимеде, аңлаша башладык бугай. Авыл күпкә матурайды, чистарды. Ләкин тиешсез урынга чүп түгү әле һаман да дәвам итә. Зинһар ниндидер чүп өчен штрафлар салып, булышып йөрмик.

Мин чыгышымны тәмамлыйм. Эш барышында авыл җирлегенә тигән ярдәмегез өчен олы рәхмәт авылдашлар.

Киләчәктә дә бергә, уртак тел табып, бер-беребездән гаеп эзләмичә авылны саклап тоту һәм яшәтү өчен тырышсак, барыбызга да җиңел булыр иде.

Безнең авыл җирлегендә миннән башлап барлык учреждениеләр дә дә шул авылда туган, үскән, үзебезнең егет-кызлар эшли. Шул авылда туган-үскән кеше бу авылга яхшылык кына тели минемчә, халыкка да изгелек тели.

Учреждение хезмәтләре турында сез фойедагы стендлардан да күрә аласыз. Мәктәп директоры Хрис Харрасрвич үзе дә чыгыш ясар.

Хөрмәтле авылдашлар! Сез бүген авыл җирлеге эшчәнлегенә бәя бирәчәксез. Әйе, эшләнгән эшләр юк түгел Бу хезмәтләрдә Район хакимиятенең, авылыбыз спонсорларының, бигрәк тә авылдашыбыз Әнвәр абыйның ярдәме бик зур. Олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Төрле сәбәпләр аркасында башкарылмаган хезмәтләребез дз байтак. Күп очракта акча җитмәү, вакыт җитмәү очраклары да бар, бәлки кайбер очракларда катырак торырга кирәктер, йомшаклык күрсәтәбездер, ләкин ни генә булмасын авылны тиешле дәрәҗәдә тоту өчен без тырышабыз.

Минем чыгышым шуның белән тәмамлана.Ә хәзер сораулар булса бирегез?.

Сораулар:

Шайхутдинова Флера:Яшьләр урамына юл салынып бетәчәкме?



Хасаншина Рушания: 2015 нең сентябрь, октябрь айларында җыйган сөткә расчет кайчан ясалачак?

Насырова Кадрия: КФХ “Козлова М.И” ширкәте елдан ел үзәнлек җирләрен, ындыр башларын сукалый, чирәм җирләр кыскара бара, ул кайчан туктатыла, миңа калса ул аның җирләре түгел , авыл җирлеге җирләре. Чара күрүен сорый.

Коьрта
Контакты

    Главная страница


Хөрмәтле авылдашлар!

Скачать 61.73 Kb.