• «Каждый – искра, вместе – пламя» №3 Июнь ( 10.06.2011) Жили-были Газета пришкольного оздоровительного
  • Иҗат җимеше И Муса ,Муса абый! Син бик шаян икәнсең. Бу кызыклы шигырьләрең Безнең өчен дигәнсең.
  • Наш адрес: РТ, Елабужский район, с.Большой Шурняк, ул.Полевая 1. Индекс:423 617 Большешурнякская средняя школа



  • страница3/17
    Дата28.08.2018
    Размер2.91 Mb.

    «Каждый – искра, вместе – пламя» №1 Июнь ( 06. 2011) Жили-были Газета пришкольного оздоровительного


    1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   17

    Наш адрес:

    РТ, Елабужский район, с.Большой Шурняк, ул.Полевая 1.

    Индекс:423 617

    Большешурнякская средняя школа

    Летний оздоровительный лагерь «Кояшкай»

    Редактор 2-го номера газеты: Галеева Л.Х.

    Секретарь:Данилова Л.И.

    2011

    «Каждый – искра, вместе – пламя»

    3



    Июнь ( 10.06.2011)

    Жили-были

    Газета пришкольного оздоровительного

    лагеря «Кояшкай» Большешурнякской СОШ

    Выдающемуся поэту-патриоту

    татарского народа

    татарского нар Мусе Джалилю

    16 февраля

    исполнилось 105 лет.

    Анонс:

    1.Следующие страницы этого номера газеты



    будут напечатаны на татарском языке.

    2.На одной странице будет стихотворение одного ученика из нашего

    лагеря. Читайте и вы узнаете, кто этот юный поэт…

    15 февраль - Татар шагыйре Муса Җәлилнең туган көне. Укучылар белән бергәләп каһарман -шагыйрьнең 105 еллык юбилеен билгеләп үттек. Укучылар да, укытучылар да бу олы бәйрәмгә бик нык хәзерләнделәр. Мәктәп күләмендә төрле чаралар, кичәләр үткәрелде. Шулардан иң яхшылары булып: “Сәнгатьле шигырь уку конкурсы” - Галиева Язилә “Яулык” шигыре белән 1 нче урын яулады һәм, район-шәһәр күләмендә дә катнашып, 3 нче урын яулады.

    Муса Җәлилнең 105 еллык юбилеена карата 11 нче сыйныф укучысы Гатина Айгөл үзенең каурый каләмен чарлады. Ул эссе һәм поэма иҗат итте. Бу эшләре аның Казанга китте һәм яхшы урыннарның берсен алыр дип көтеп калабыз.

    Татар теле кабинетында эшенең үрнәге булып, Муса Җәлил иҗатына багышланган стена газетасы чыгарылды. Бу эштә укучым Шәкүрова Асиләнең хезмәте чагыла.

    Җәлилнең туган көнендә, аңа багышланган “Кемнең миллионер буласы килә ?” уены оештырылды. Бу кичәдә 5-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Шулай ук җиңүче булып 11 нче сыйныф укучысы Гатина Айгөл чыкты. Йомгаклап шуны әйтәсе килә: Җәлилнең шигырьләре яратылып укыла икән, бу батырлык образы мәңге онытылмаячак !

    Галиева Л. Х (Лагерь мөдире)



    Иҗат җимеше

    И Муса ,Муса абый!

    Син бик шаян икәнсең.

    Бу кызыклы шигырьләрең

    Безнең өчен дигәнсең.

    Барлык шигырь-җырларыңны

    Яратып өйрәнәбез.

    Иҗат җимеше бакчасында

    Ләззәткә кинәнәбез.

    Закиров Ирек

    Җырга әйләнгән исем.

    Җырга әйләнгән исем.

    Батыр үлә, үлмәс ат алып,

    Батырлыклар белән макталып.

    Исемең калсын, үзең үлсәң дә,

    Тарихларда укып ятларлык.

    М. Җәлил

    Быел 15 нче февральдә кешелек дөньясы сөекле шагыйребез, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең зур юбилеен билгеләп үтәчәк. Барлык халыкларның сөекле улы Муса Җәлилнең исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган.

    Шагыйрь Муса Җәлил үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлады. Аның бөтен тормышы - героик тормыш ул. Муса Җәлил шигырьләрендә туган халкының азатлыгы өчен көрәштә үзен корбан итәргә әзер торган көрәшче образы тудыра, үзе дә халык эше өчен соңгы сулышына кадәр аяусыз көрәшә.

    Ул халык эше өчен көрәшергә биргән антын тиңдәшсез батырлык, искиткеч ныклык белән үти, үз халкының азатлыгы өчен соңгы тамчы канынача сугыша. Гүзәл тормышын ул туган иле өчен корбан иткәнлегенә нык ышанган хәлдә төгәлли.

    Батырлык һәм илгә тугрылыкны

    Шушы үлем белән белдерик,-

    ди ул үзе белән бергә тоткынлыкта фашизмга каршы көрәшүче Абдулла Алишка.

    Шагыйрь үзенең соңгы сулышын алганда да үлемсез батырлык эшләвенә ышана:

    Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас

    Ялкынлы җыр тулы күңелне.

    “Үлем “ диеп әйтеп буламы соң

    Җиңеп үлгән мондый үлемне ?

    Муса Җәлил үлемнән курыкмый, һәм “бәлки менә шушы үлем безгә мәңге яшәү китерер” дип горурлана. Туган илдә аларның хыяллары чәчәк атачак, алар шуңа инанганнар һәм шының белән юанганнар. Җәлил иҗатын өйрәнгәндә, шигырьләрен бер тында укыдым. каләм көченә таң калдым.

    Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк Муса Җәлил Совет Армиясе сафларына баса.Совет халкы кичергән зур сынау көннәрендә шагыйрь үзенең Ватан алдындагы бурычын тулысынча аклап эш итә, үзенең үткен каләмен фашизмны тар-мар итү өчен көрәштә иң көчле коралга әйләндерә.

    Җырым, синдә минем гәүдәләнде

    Илне сөйгән йөрәк тибешем.

    Җырым иде антым:

    Яшәсәм дә,

    Үлсәм дә тик туган ил өчен !

    Шагыйрь совет кешеләрен сугышта да, тылда да тулысынча фашизмга каршы көрәшергә чакыра. Бөек бәрелешләр барган утлы кырларда, фашистлар яудырган туплар астында йөргәндә, Муса Җәлил үзенең әсәрләрендә күперне шартлатып, дошман утыннан һәлак булган партизанның батырлыгын сурәтли, фашистлар тарафыннан үтерелгән сабый өчен соңгы тамчы канына кадәр сугышырга ант биргән солдатлар турында җырлый. Ләкин Мусага җиңу язының үзен күрергә насыйп булмый. 1942 нче елның июнендә Волхов фронтындагы каты сугышлар вакытында авыр яраланып аңын җуя: фашистлар аны әсир итәләр. Көрәшче шагыйрьнең тормышында иң фаҗигале һәм героик көннәр башлана. Дошманнар белән көрәштә чыннан да шагыйрь бөтен көченә коллык богауларын өзеп ташларга тырыша. Ул, аңына килү белән үк, үзенең нинди хурлыкка төшүен аңлый. Һәм шунда ук, туган иленә мөрәҗәгать итеп, Совет солдаты дигән бөек исемне аклый алмавы өчен гафу үтенә:

    Кичер мине, илем, синең бөек

    Исемең белән килеп сугышка,

    Данлы үлем белән күмәлмәдем

    Бу тәнемне соңгы сулышта.

    Җәлил, совет солдатлары арасында ышанычлы әсирләр табып, концлагерьдан күмәк качуоештыра. Листовкалар, прокламацияләр яза, әсирләр арасында тарата. Фашистлар, кулларына күренекле татар совет шагыйре эләккәнне белеп, Мусаны Берлинга озаталар. Ләкин Муса монда да туктап калмый. Ул немецлар тәкъдим иткән вазифага риза була, чөнки бу эштә аңа партизаннар белән элемтә урнаштырырга мөмкинлекләр булачак. Ләкин бер сатлык җан яшерен оешма серен дошманнарга сөйләп бирә. Җәлилчеләрне каты сак астына алалар. Батыр көрәшчеләр соңгы сәгатьләр якынлашуын сизәләр. Муса да шигырьләрен төрле кешеләргә тапшыра, аларны туган иленә алып кайтып җиткерүләрен үтенә.

    1944 нче ел, 25 нче август. Бу дәһшәтле көнне патриотик шагыйрь Муса Җәлил һәм аның унбер көрәштәшенең тормыш юлына нокта куела. Ләкин бернинди явыз үлем, бернинди дошман гильотинасы аны безнең арадан алып китә алмый. Муса Җәлил - үлемсез. Менә ничә еллар инде ул халык күңелендә якты бер җыр булып яши. Үзенең үлемсез шигырьләрендә яши.

    Тормышым минем моңлы бер җыр иде,

    Үлемем дә яңгырар җыр булып.

    Муса Җәлил һәм башка көрәшчеләрнең гомере - героик симфония. Аның соңгы аккордлары искиткеч ! Бер мәһабәт һәм тарихи моң булып яңгырый. Ул кешеләрнең җанын тетрәтә һәм сугыш кырында туган җырларның һәрвакыт сыгышчан сафта калуы турында сөйли.

    Муса Җәлил - патриот шагыйрь. Халкыбызның олы җанлы батыр улын, бөек гражданнын бөтен прогрессив кешелек зур ихтирам белән телгә ала.

    Каның белән язган җырларыңны

    Тетрәп укый сине бөтен җир,

    Буыннардан буыннарга килер,

    Мәңге үлмәс, Муса, синең җыр !

    Җәлил кебек ватан пәрвәр өчен моннан да зуррак бүләкнең булуы мөмкинме икән ? Җәлил турында нинди генә матур сүзләр әйтсәң дә, аз булыр кебек. Бары тик аның үзенең сүзләре белән әйтәсе килә:

    Эш күрсәткән ирне ил онытмас,

    Каберенә эзне суытмас.

    Султанова Г. 7нче сыйныф укучысы.



    Җәлил җыры

    Шагыйрь җыры - ялкынлы җыр,

    Һичбер кайчан сүнмәс җыр.

    Ил-халкымның батыр улы -

    Җәлил үзе - үлмәс җыр!

    Җырны әсир итеп булмый,

    Богаулап булмый аны:

    Җәлилләр җыры танытты

    Бу дөньяга татарны!..

    Зиннур Хөснияр

    Наш адрес:

    РТ, Елабужский район, с.Большой Шурняк, ул.Полевая 1.

    Индекс:423 617

    Большешурнякская средняя школа

    Летний оздоровительный лагерь «Кояшкай»

    Редактор 3-го номера газеты: Галеева Л.Х.

    Секретарь:Данилова Л.И.

    «Каждый – искра, вместе – пламя»

    4



    Июнь ( 10.06.2011)

    Жили-были

    Газета пришкольного оздоровительного

    лагеря «Кояшкай» Большешурнякской СОШ

    В сегодняшнем номере:

    «Комический футбол «между мальчиками и девочками»

    1. Мы посмотрим , как играют «мальчики» с «девочками»

    2. Рассмотрим их план игры (действия)

    3.Взглянем каждому в лицо

    Итак, мы теперь пойдем с вами на футбольное поле, где состоится

    решающий



    матч!!!

    Команда «Девочек» :»Сафура» Команда « Мальчиков»:”Кибальчиши»



    Началась « жестокая» игра



    Первый гол забила команда «Сафура». Счет становится 1:1



    Болельщики обоих команд сопереживают своим кумирам:

    Слышны возгласы: «Так держать!»,

    «Не поддавайтесь!»



    «Держитесь»

    По лицу начальника лагеря видно, она довольна игрой, ведь «Нападающая» ее сын.



    Вожатая отряда «Будильник» сопереживает за своих подопечных – «Кибальчиши»



    Наш тренер по футболу,

    многократный чемпион Шурняка,

    Равиля Бахрамовна –

    Женщина – свисток!

    «Как скажу, так и будет!» вот такой возглас у нашего тренера.



    А то наш репортер, и диджей, веселая Татьяна Михайловна.

    Ничто от нее не утаишь, ничто не скроешь…



    Вот они – непосредственное жюри-

    строгие,

    честные,

    неподкупные…

    День прошел отлично,

    и все довольные ,

    и не все довольные игрой;

    как уж знать :

    кому везет,

    а кому не везет!

    PS:


    Участники

    «девичьей» команды

    «Сафура» победили

    со счетом

    7:5

    1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   17

    Коьрта
    Контакты

        Главная страница


    «Каждый – искра, вместе – пламя» №1 Июнь ( 06. 2011) Жили-были Газета пришкольного оздоровительного