• «Каждый – искра, вместе – пламя» №7 Июнь ( 16.06.2011) Жили-были Газета пришкольного оздоровительного
  • ГабдуллеТукаю-26 апреля исполнилось 125 лет
  • Тел турында бөек кешеләр
  • Наш адрес: РТ, Елабужский район, с.Большой Шурняк, ул.Полевая 1. Индекс:423 617 Большешурнякская средняя школа
  • «Каждый – искра, вместе – пламя»



  • страница7/17
    Дата28.08.2018
    Размер2.91 Mb.

    «Каждый – искра, вместе – пламя» №1 Июнь ( 06. 2011) Жили-были Газета пришкольного оздоровительного


    1   2   3   4   5   6   7   8   9   10   ...   17
    Наш адрес:

    РТ, Елабужский район, с.Большой Шурняк, ул.Полевая 1.

    Индекс:423 617

    Большешурнякская средняя школа

    Летний оздоровительный лагерь «Кояшкай»

    Редактор 6-го номера газеты: Галеева Л.Х.

    Секретарь:Захарова Р.Б.

    «Каждый – искра, вместе – пламя»

    7



    Июнь ( 16.06.2011)

    Жили-были

    Газета пришкольного оздоровительного

    лагеря «Кояшкай» Большешурнякской СОШ



    ГабдуллеТукаю-26 апреля исполнилось 125 лет

    (Рубрика этого номера выйдет на татарском языке)

    Без сугышта юлбарыстан көчле без

    Без тынычта аттан артык эшлибез,

    Шул халыкныңмы хокукка хакы юк?-

    Хакыбыз уртак Ватанда шактый ук



    Тукай рухы

    Кулдан-кулга, өйдән-өйгә

    Йөгереп үскән нәни Апуш.

    Зуп-зур Габдулла булганчы,

    Кечкенәдән бәргән язмыш.

    “Күке” булса бабасында,

    Кадер күргән һөнәрчедә.

    Яланаяк чаба-чаба

    Җир иснәгән игенчедә.

    Язмыш аны гүя юри

    Аткан халык кочагына:

    “Үстер,шагыйрь ит, тик әүвәл

    Күрсәт газап почмагыңны!

    Җырың, моңың, әкиятләрең

    Тирән сеңсен зиһененә.

    Кылдан нечкә күңеле аша

    Сызылып кайтыр үзеңә”.

    Күчеп үскән бөек шагыйрь.

    Үскәч, халкын үзе үстергән,

    Үстерәчәк күпме гасыр.

    Язын шаулый “Тукай көне”

    Гөрләвекләр белән бергә

    Туган телен, туган халкын

    Сөйгән рухы яши җирдә.

    “Туган тел”е гимн кебек

    Тукай шигыре хезмәт итә

    Милләт өчен янып-көеп. Гөлзада Әхтәмова.

    26 апрель-

    Габдулла Тукай туган көн- Туган тел көне,

    Шигырь бәйрәме.

    Ятим Апушның балачагы узган Кырлай авылында, Габдулла-Апушны мәшһүр Тукай иткән шәһре Казанда һәм илебезнең төрле төбәкләрендә бу көнне олуг Шагыйребезне зур хөрмәт белән искә алалар. Чөнки ул үзенең яшендәй кыска вакыт эчендә балкып калган гомеренең һәр минутын халыкка багышлаган, балаларны яраткан һәм үзенең әсәрләрендә балаларны хезмәтне яратырга өйрәткән, зурларны хөрмәт итәргә өндәгән, татар телебезнең гүзәллегенә дан җырлаган. Кошларны, хайваннарны җәберләмәскә, ә киресенчә, яратырга, авырлыкларны җиңәргә булышырга кушкан. Аның әсәрләре безнең туңган күңелләребезне эретә, җаннарыбызны җылыта..

    Эшкә өндәү.

    Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,

    Аһ! Оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.

    Булса калдырмак берәү ошбу җиһанда изге ат,

    Тир белән тапсын ашарын, итсен, әлбәт, иҗтиһад.

    Һәр олугълар эшләгәнлектән олугълыклар таба,

    “Уйнады” дип бирмиләр ушбу җиһанда мәртәбә.

    И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә – эш,

    Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.

    Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,

    Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.

    1911 ел.


    Тукайны укыгач...

    Миңа Тукай абый шигырьләре, әкиятләре бик ошый, чөнки ул аларны чын күңелдән матур итеп язган. Без әдәбият дәресендә дә Тукайның күп кенә шигырьләре белән таныштык: укыдык, сөйләдек, анализладык..

    Бигрәк тә күңелдә Тукайның “Исемдә калганнар” автобиографик әсәре тирән эз калдырды. Ул үзенең балачагын ачынып язган. Бала назы күрмәгән кечкенә Апуш бик тә кызганыч. Ятим бала өстенә төшкән авырлыкларны башка беркемгә дә күрергә язмасын!

    Озак уйлап утыргач, шундый фикергә килдем: Тукаебыз безнең чын даһи, кабатланмас шагыйрь икән. Укыган саен әсәрләре яңа яклары белән ачыла бара, яңа сәхифәләре күңелгә нур өсти:

    Җиңелләнәм, мәгъсумланам мин шул чакта,

    Рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка;

    Ышанычым арта минем үз-үземә,

    Өмид берлән карый башлыйм булачакка.

    Дәминова Эльвина, 7 класс

    Тел турында бөек кешеләр:

    Телнең сафлыгын, табигыйлеген, чисталыгын саклап сөйләү - һәркемнең намус эше.

    Ләкин без бу турыда кайчак онытып җибәрәбез.

    Табигатьне саклау турында закон булган кебек, туган телне саклау турында да закон булдырылыр, сүз браконьерларына чик куелыр! Тел дә табигатьнең җанлы өлеше: ул да сызлана, иң газиз, иң яраткан Туган телне интектергән әрсез мәнсезләргә ничек җылы сүз әйтмәк кирәк?!

    Шәүкәт Галиев.

    Наш адрес:

    РТ, Елабужский район, с.Большой Шурняк, ул.Полевая 1.

    Индекс:423 617

    Большешурнякская средняя школа

    Летний оздоровительный лагерь «Кояшкай»

    Редактор 7-го номера газеты: Галеева Л.Х.

    Секретарь:Рыжкова З.К.

    «Каждый – искра, вместе – пламя»

    8



    Июнь ( 17.06.2011)

    Жили-были

    Газета пришкольного оздоровительного

    лагеря «Кояшкай» Большешурнякской СОШ

    6 июня - день рождение А.С.Пушкина.

    1   2   3   4   5   6   7   8   9   10   ...   17

    Коьрта
    Контакты

        Главная страница


    «Каждый – искра, вместе – пламя» №1 Июнь ( 06. 2011) Жили-были Газета пришкольного оздоровительного