• 2. Персонаж сөйләме нинди диалект вәкиле булып тора
  • 3. Түбәндәге текстларны укыгыз, кайсы стильгә каравын әйтегез, аларга хас тел-стиль чаралары турында языгыз. Шуларны өйрәнүче фән ничек атала, нинди стильләрне беләсез. Эпистоляр стильгә мисал языгыз.
  • 4. Түбәндәге җөмләләрдә сүз тәртибенә бәйле ялгышларны табыгыз. Җөмләне дөрес мә гънәдә аңлашырлык итеп үзгәртегез.
  • 5. Түбәндәге җөмләнең схемасын сызыгыз, җөмлә төрен билгеләгез.

  • Скачать 27.99 Kb.


    Дата22.12.2017
    Размер27.99 Kb.

    Скачать 27.99 Kb.

    Татар теле (2002 ел). 11 нче сыйныф. Ятлаган шигырегезне дөрес итеп языгыз



    Рус мәктәбенең татар укучылары өчен республика олимпиадасы сораулары.

    Татар теле (2002 ел).

    11 нче сыйныф.
    Ятлаган шигырегезне дөрес итеп языгыз.

    1. Өзектәге сүзләрне иҗекләргә аерыгыз, иҗек калыпларын күрсәтегез, ачык һәм ябык иҗекләрне билгеләгез.

    Яз кояшы... кыш бабай япкан ак юрганны ачып җибәргән һәм андагы яшел чирәмне иркәләп кенә йокысыннан уяткан көнне хәтерлисезме?



    2. Персонаж сөйләме нинди диалект вәкиле булып тора?

    Хөббениса... Гөлзифа янына килеп утырды.

    Һәй, сөйләпләр торасыңмы, үткән гомерләр диген син аны, Гөлдифакаем. Үтте инде, үтте гомеркәйләр, картайдык инде... Кем белән торам дип, япа-ялгыд, бер оныгым генә дөнҗа көтәм. Кыдыммы? И-и, Гөлдифакаем, гомеркәйләре кыска булды ул кыдымның.

    3. Түбәндәге текстларны укыгыз, кайсы стильгә каравын әйтегез, аларга хас тел-стиль чаралары турында языгыз. Шуларны өйрәнүче фән ничек атала, нинди стильләрне беләсез. Эпистоляр стильгә мисал языгыз.

    а) Бу ел корырак корысын. Шулай да язгы ташкын шәп булып, тугайда су озак яткангамы, печән ярыйсы килеште. Минем бәхеткә каршыдыр инде, Бибиәсманың атасы Шаһи бабай Ханбикә тугаендагы печәнлеген чабарга өмә иткән. (Т. Ибраһимовтан)

    б) Халкыбызның җырларын тикшереп карасаң, искитәрлек фәлсәфә һәм табигать белән бердәмлек. Ата-бабаларыбыз беркайчан да үзләрен табигатьтән аерып куймаганнар. Алар терлек-туар, күбәләкләр белән киңәшеп, серләшеп, кайгы-шатлык уртаклашып әвәрә килеп яшәгәннәр. Бу инде - рухи тормышның бөтенлеге. (М. Мәһдиевтән)

    в) Чаллыда яшәп иҗат итүче балалар язучысы Рәшит Бәшәрнең олы һәм урта яшьтәге балалар өчен «Иртәгә дә яшисе бар» дигән китабы басылып чыкты. Китап өч повестьны эченә ала: «Яшел поезд», «Миләш», «Иртәгә дә яшисе бар». (З. Гомәровадан)

    г). Татарстанда Идел-Кама дәүләт тыюлыгы һәм «Түбән Кама» милли табигать паркы бар. Аларның гомуми мәйданы җөмһүриятебез территориясенең нибары 0,3 процентын тәшкил итә. Әле шул җир кисәгенә дә тынычлык юк: я урман кисәләр, я янгын чыга. («Шәһри Казан» газетасыннан)

    4. Түбәндәге җөмләләрдә сүз тәртибенә бәйле ялгышларны табыгыз. Җөмләне дөрес мәгънәдә аңлашырлык итеп үзгәртегез.

    Атасы яныннан ул туры ат абзарына ашыкты. Рөстәмнең әбисен бик кечкенә чагында гына күргәне бар. Мисбах Ганиев салам китерүгә куәтле «ДТ»ларны билгеләде. Саттаров белән милициядән килгән ике офицер гына бирешми.



    5. Түбәндәге җөмләнең схемасын сызыгыз, җөмлә төрен билгеләгез.

    Хәзер бөтен нәрсә дәррәү кузгалып, күтәрелеп бара: арышлар сабакка сузыла башлаган, бодайлар куе булып, кучкыл-яшел булып, егетләр мыегыдай, сызылып кына чыгып килә, сөрелмәгән чирәмнәрдә яшь үлән былтыргы корыган үләнне басып, каплап та киткән, кайберләре инде чәчәкләрен дә ачарга өлгергән. (Ә.Е.)

    Коьрта
    Контакты

        Главная страница


    Татар теле (2002 ел). 11 нче сыйныф. Ятлаган шигырегезне дөрес итеп языгыз

    Скачать 27.99 Kb.