Дата12.07.2017
Размер8.49 Kb.

Тр да исемлеккә кертелгән күпбалалы гаиләләрнең 75 проценты җир участоклары алды



«Татар-информ»

ТР да исемлеккә кертелгән күпбалалы гаиләләрнең 75 проценты җир участоклары алды



Версия для печати

11 Гыйнвар 2013,12:19

Республиканың 4 районында күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирү эше 100 процентка үтәлгән

  (Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). 9 гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 21625 күп балалы гаилә гариза биргән, шул исәптә Казанда - 4278, Чаллыда - 2406.


Барлык районнарда һәм Чаллыда җир участокларын кадастр учетына кую эшләре төгәлләнгән диярлек. Республикада барлыгы 20849 җир участогы кадастр учетына куелган, Казанда - 1103, Чаллыда -2306.
Барлыгы 43 муниципаль районда, 2 эре шәһәрдә 3 яки аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә 14845 җир участогы бирелгән.
Алексеевски, Буа, Кукмара һәм Теләче муниципаль районнарында исемлеккә кертелгән күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирү эше 100 процентка үтәлгән, калган районнарда да бу эш якын арада төгәлләнергә тиеш. Республиканың 30 муниципалитетында, шул исәптә Чаллыда җир участокларының 90 проценттан артыгы бирелгән. Бу хакта ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Коьрта
Контакты

    Главная страница


Тр да исемлеккә кертелгән күпбалалы гаиләләрнең 75 проценты җир участоклары алды